Зәйдә социаль хезмәтләр алучылар белән финанс белеме дәресе үткәрелде

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче көндезге тору бүлеге көнкүреш күнекмәләрен үзләштерергә генә түгел, ә социумга җайлашырга да ярдәм итә. Финанс белеменә өйрәтү әлеге процессның аерылгысыз өлеше булып тора.

Шушы көннәрдә яшьләр өчен «Ясалма интеллектның караңгы ягы» дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Акча, куркынычсызлык һәм җинаятьчеләрнең алдау өчен заманча технологияләрне ничек куллануы турында сөйләштеләр. Дәрес җанлы, аңлаешлы һәм бик файдалы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International