6 апрель көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган чара узды. «Китап кыстыргычлары ясау» иҗади мастер-классы кысаларында катнашучылар китап укуның һәм китапларга сакчыл мөнәсәбәт мөһимлеге турында кызыклы фактлар белделәр.
Мастер-класс 2 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көне тарихы турында фикер алышудан башланды. Балаларның игътибарын китаплар гына түгел, аларның юлдашлары – кыстыргычлар да җәлеп итте. Катнашучылар кыстыргычларның беренче китаплар белән бер үк вакытта барлыкка килүен, аларның битләрдә тәртип саклауда мөһим роль уйнавын белделәр.
Мастер-класс вакытында балалар актив рәвештә үзләренең кыстыргычларын ясадылар, горурлык белән иҗат нәтиҗәләрен күрсәттеләр.