«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге – инклюзив фестиваль катнашучысы

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

#ЛюдиКакЛюди бөтенроссия инклюзив фестивале кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Кояш һәркем өчен дә бертөрле яктырта» дигән чара уздырды. Аның максаты балаларда аутистик спектр тайпылышлары булган яшьтәшләре турында дөрес күзаллаулар формалаштыру иде.

Педагоглар кызыклы формат сайлады: балалар билгеле бер тәҗрибәләр аша сенсор һәм хәрәкәт системасы бозылган балаларга көн саен нәрсә тоярга туры килгәнен тойды. Барлык катнашучылар да кешеләр төрле, ләкин һәркем хөрмәт, мәхәббәткә лаеклы дигән фикергә килде.

Соңыннан балалар «Дуслык күк йөзе» композициясен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International