Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә Әлмәт җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге командасы килде. «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында белгечләр кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен бәяләү өчен бушлай экспресс-тест үткәрделәр.
Кунаклар шулай ук социаль хезмәтләр алучылар белән шикәр диабетын профилактикалау һәм аңа каршы көрәшнең төп принциплары турында әңгәмә уздырдылар. Диабет үсешенең сәбәпләрен, аның симптомнарын, диагностика методларын карадылар, шулай ук авыруны контрольдә тоту өчен дөрес туклануның һәм физик активлыкның мөһимлеген билгеләделәр. Барлык теләүчеләр консультацияләр алдылар, үзләренең кан басымын белделәр.