Түбән Каманың "Балкыш" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Варенье" дип аталган фестивальдә катнашканнар

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Казанда инде алтынчы тапкыр үткәрелүче "Варенье" дип аталган балалар иҗаты фестиваленә йомгак ясалды. Әлеге чара "Үзебез-Сами" исемле волонтерлар клубы һәм аларның партнерлары тарафыннан оештырылып килә.
Быел конкурста Чүпрәледә урнашкан "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр дә катнашкан булган. Алар бу бәйгедә мактаулы 1 нче урын яулаганнар.
Фестивальдә шулай ук  Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар  да катнашкан.  Алар исә бу конкурста шулай ук бик мактаулы булган 2 нче урын яулаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International