Татарстанда яңа социаль ярдәм чарасын алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 13 марты, җомга

Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча учетта торучы хатын-кызларга «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Түләүне түбәндәге шартларны үтәгәндә рәсмиләштерергә мөмкин:

- Россия Федерациясе гражданлыгы һәм Татарстан Республикасында даими яшәү;

- Татарстан Республикасы территориясендәге мәгариф учреждениесендә көндезге формада уку;

- 2025 елның 1 гыйнварыннан йөклелек буенча учетка басу.

Гаризаны яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсендә йөклелекнең 12 атнасыннан башлап, әмма бала табу көненнән дә соңга калмыйча бирергә мөмкин.

Бүгенгә түләү республикада яшәүче 185 хатын-кызга билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International