Лаеш районында «Үзебезнекеләр өчен маяк» клубы эшли

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Кичә Лаеш районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Үзебезнекеләр өчен маяк» клубының чираттагы утырышы узды. Чара хәрбиләрне адаптацияләү һәм аларга ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм хакимият вәкилләрен берләштерде.

Очрашуда шулай ук Лаеш районы прокуроры Алексей Наумов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Солягин катнашты. Үзәк җитәкчесе Татьяна Пучкова МХОда катнашучыларны гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм яңадан һөнәри белем бирү программалары белән таныштырды. Сугышчылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга компетентлы җаваплар ала алдылар.

Очрашу йомгаклары буенча катнашучыларның берсе яңадан укыту программасы кысаларында яңа һөнәр алырга гариза бирде, ә икенчесе район халкы файдасына эшләү өчен коммерциячел булмаган иҗтимагый оешма булдыру турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International