Равия Нуруллина элек Буа интернат-йортында яшәгән, ә узган елның августында ул Шәрәфуллиннар гаиләсенең бер өлеше була. Рамилә һәм Радик Шәрәфуллиннар яшәү өчен уңайлы шартлар тудырганнар: аерым якты бүлмә, кирәкле җиһазлар һәм тернәкләндерү чаралары. Ләкин иң мөһиме – әби якын кешеләрен тапкан, алар аны игътибар һәм кайгырту белән уратып алган.
«Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты «Гаилә» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм өлкән буын турында кайгырту традицияләрен саклауга юнәлдерелгән. Аның ярдәмендә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өй шартларында яшәргә һәм күңел җылысын тоярга мөмкинлек ала.
Тәрбиягә алган гаиләнең иминлеген «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими күзәтеп тора. Апас районы җитәкчелеге дә өлкән яшьтәге әбине игътибарсыз калдырмый, аның янына килеп, бәйрәмнәре белән котлый.