25 март көнне «Балалар китабы атналыгы» бөтенроссия акциясе кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган хезмәт алучылар өчен «Исәнме, китап атналыгы!» дигән чара үткәрде. Шулай ук «Йомры икмәк» әкияте буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде. Балалар вакытлыча чын нәширләргә, авторларга һәм иллюстраторларга әверелделәр
Мондый дәресләр вак моторика һәм фантазияне үстереп кенә калмый, ә балачактан ук китап укуга мәхәббәт тәрбияли.