Биектау районында балалар үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәнәләр

2026 елның 27 марты, җомга

«2014–2026 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 27 мартта Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Шәхси индукция формалаштыру» темасына метафорик тренинг үткәрде. 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы 1 нче социаль участокта узган чарада 20 укучы катнашты.

Ш. Перро әкияте мисалында балалар психологик позициядән әкиятнең борылыш моментын билгеләргә, куркыныч сигналларын танырга өйрәнделәр. Шулай ук әкияттә кемгә ышанырга яравы һәм таныш булмаган кешегә ышанырга мөмкинме икәнлеге турында фикер алыштылар. Шул рәвешле балада аңлы рәвештә эш итү, килеп туган очракны хәл итүнең уңай ысулларын күрү сәләте формалашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International