«Астра» үзәге директоры учреждение эшчәнлеге турында сөйләде

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Алабуга районы җитәкчеләренең гомуми район киңәшмәсендә «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова учреждениенең 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирде һәм агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Шулай ук үзәк директоры киңәшмәдә катнашучыларга учреждениенең 2026 елда электрон сертификат кулланып инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча яңа федераль пилот проектына керүе турында хәбәр итте.

Район башлыгы урынбасары Александр Косов учреждениегә рәхмәт белдерде һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен үзәк хезмәткәрләре Елена Чижикка, Мария Романовага һәм Наталья Шимановскаяга рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International