Казан технология һәм дизайн көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» төбәк һөнәри осталык чемпионаты кысаларында Һөнәр белән танышу фестивале узды.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр фестивальдә актив катнаштылар. Балалар 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге категориядә «Яшь тегүче» компетенциясендә үз көчләрен сынап карадылар. Яшь осталар өчен бу конкурс кына түгел, ә иҗат һәм кул эшләре дөньясына чуму иде. Оештыручылар һәр яшь төркеме өчен игътибарлылык, тырышлык һәм фантазия таләп итә торган индивидуаль биремнәр әзерләгәннәр иде.
Конкурс көне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Бай программаның кульминациясе бергәләп «Әкият» театрына бару булды, анда балалар мавыктыргыч спектакль карадылар.
Ата-аналар сүзләренә караганда, «Абилимпикс» фестивалендә катнашу балаларга үзләренең осталыкларын күрсәтергә генә түгел, ә булачак һөнәрләрен билгеләүдә дә мөһим адым ясарга мөмкинлек бирде.