Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында язның башлануын һәм табигатьнең яңаруын гәүдәләндерүче Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова конкурс-уен программасы әзерләгән иде. Белгеч шулай ук бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде.
Социаль хезмәт алучылар конкурс программасында актив катнаштылар: шигырьләр укыдылар, шарларда рәсем ясадылар, оттырышсыз лотереядә катнаштылар.
Чара күпмилләтле ил халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген искә төшерде.