Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 5 нче участокта «Медиакуркынычсызлык – бүгенге дөньяда иң мөһим шарт» дигән темага чара үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт алучылар һәм район халкы катнашты.
Чараның максаты катнашучыларны куркынычлардан качу һәм күңелсез хәлләргә эләкмәс өчен Интернеттан, социаль челтәрләрдән һәм гаджетлардан куркынычсыз файдаланырга өйрәтү иде.
Социаль педагог медиаграмотлык һәм медиакомпетентлык кебек төшенчәләрне ачыкларга ярдәм итте. Чара барышында цифрлы мохиттә куркынычлар белән бәйле реаль ситуацияләрне тикшерделәр, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар дискуссиядә актив катнаштылар, тормыштан үз мисалларын китерделәр, ышанычлы чыганакларны шикле чыганаклардан аерырга өйрәнделәр. Шулай ук катнашучыларга белешмәләр тапшырылды.
Чара цифрлы грамоталылыкны арттыруга һәм онлайн-мохиттә шәхси куркынычсызлыкка җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.