Ташламалы статусны раслау өчен МАХ мессенджерында QR-кодлар булдыру процедурасы гадиләштерелде. Хәзер Цифрлы ID төп экранында күрсәтелә торган QR-код автомат рәвештә МАХта цифрлы документларны йөкләгәндә ташламалы статусны раслау мөмкинлеге белән формалаша һәм биометрия таләп итми.
Дәүләт хезмәтләре кушымтасын һәм МАХ мессенджерын йөкләгез һәм авторизация узыгыз. Әгәр дә сезнең кушымталар йөкләнгән икән, аларны соңгы версиягә кадәр яңартыгыз. Цифрлы таныклыкны рәсмиләштерү өчен Дәүләт хезмәтләрендә расланган аккаунт кирәк.
Социаль фондка Цифрлы таныклык чыгаруга ризалык бирегез:
– күпбалалы гаиләләр өчен – «Гаилә һәм балалар» бүлегендә;
- пенсионерлар өчен – «Эш һәм пенсия» бүлегендә;
- инвалид гражданнар өчен – «Күрсәтү өчен документлар» бүлегендә.
МАХ мессенджерында үз профилегезне ачыгыз һәм «Цифрлы ID» сайлагыз, «Документлар өстәргә» басыгыз.
Ачылган биттә Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация узыгыз.
Кирәкле ризалык бирегез.
МАХка кайтыгыз. Барлык цифрлы документлар автомат рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталыннан йөкләнәчәк һәм МАХта сезнең профильдә барлыкка киләчәк.