ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025–2028 елларга Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм системасын үстерү концепциясен гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша, чөнки социаль-психологик хезмәтләр социаль хезмәт күрсәтү системасының төп компонентларының берсе булып тора. Социаль-психологик ярдәмнең эчтәлеге социаль хезмәтләр алучылар категориясе һәм аларның мохтаҗлык шартлары белән билгеләнә.
Тармак психологлары МХОда катнашкан сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының; төрле сәбәпләр аркасында социаль эшчәнлеге бозылган гаиләләрнең; социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның; билгеле бер яшәү урыны, эш һәм яшәү чаралары булмаган асоциаль шәхесләрнең; авыру, имгәнү, яшь яки инвалидлык булу сәбәпле үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан затларның һ. б. психологик проблемалары өстендә эшлиләр.
Ведомство психология хезмәте психологлары үз үсешләрен өзлексез дәвам итәләр, социаль-психологик проблемаларның киң спектры буенча эш тәҗрибәсе туплыйлар, Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм аның сыйфатын тәэмин итү өчен министрлык һәм ведомство коллегалары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салалар.