17 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар истәлекле чарада катнаштылар. «Пятерочка» сәүдә челтәренең бер кибетендә «Зәй шәһәре тарихы» күргәзмәсе ачылды.
Яшьләр шәһәр төзелүнең төп һәм әһәмиятле этаплары белән таныштылар. Кибет командасы шулай ук чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс оештырды. Менталь үзенчәлекләре булган кешеләр белән эшләүче белгечләр күптән билгеләп үткәнчә, камыр һәм вак детальләр белән эшләү вак моториканы, координацияне бик яхшы үстерә һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бирә.
«Яшьләр өчен мондый чаралар – дөньяга чыгу. Аларның ашарга пешерергә өйрәнүләре генә түгел, ә үзләрен кирәкле хис итүләре, кибетнең сатып алу урыны гына түгел, ә аларга шат булган зур бергәлекнең бер өлеше булуын күрүләре дә мөһим», – дип сөйләде көндезге тору бүлеге мөдире Валентина Каменская.
«Пятерочка» сәүдә челтәре өчен бу вакыйга инклюзив мохитне үстерүдә һәм җирле бергәлекләргә ярдәм итүдә тагын бер адым булды.