16 мартта Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасында кунакта булдылар. Визит патриотик тәрбия һәм волонтерлар эше белән танышу программасы кысаларында узды.
Балаларга маскировка челтәрләренең ничек үрелүен күрсәттеләр. Кунаклар «Игелек планетасы» эше һәм проектларга багышланган фотокүргәзмә карадылар.
Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе солдатлар өчен открыткалар ясау булды. Балалар тырышып рәсем ясадылар һәм Ватанны саклаучыларга чын күңелдән теләкләр яздылар.
Волонтерлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм ни өчен башкаларга ярдәм итү мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Патриотик темадан тыш, сәламәтлек мәсьәләләре дә күтәрелде.
Очрашу матур концерт белән тәмамланды.