Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 33365 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. Теркәлгән эшсезләр санына мөнәсәбәттә караганда, аларның саны – 17385 не тәшкил итә, бу исә һәр эшсезгә 2гә якын вакансия туры килә дигән сүз.
Эшче кулларга иң зур ихтыяҗ Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Түбән Кама районында сизелә. Биредәге халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 17037, 4622 һәм 1840 ачык вакансия тәкъдим ителгән.
Эш эзләүчеләргә хезмәт урыннарын иң аз тәкъдим итә алучылар рәтенә исә Әлки., Апас һәм Саба районнары керә. Аларда эшсезләргә 15, 13, 2 вакансия генә бирелгән. Гомумән, 3 нче декабрьдән алып 10 нчы декабрьгә кадәр булган хисап атналыгында эш белән тәэмин итү үзәкләренә 2934 эшче кул сорап мөрәҗәгать иткәннәр.