«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл билгеләре нәрсә аңлата» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды. Чараның максаты юл билгеләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытудан гыйбарәт иде.

Дәрес барышында катнашучылар машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм полиция хезмәткәрләре ролен сынап карадылар, шулай ук уенчык автомобильләр йөртү һәм юл билгеләрен күрсәтү өчен шартлар тудырдылар. Балалар транспорт хәрәкәтен күзәттеләр, килеп туган проблемаларны хәл иттеләр. Чара һәр катнашучының гамәлләрен анализлау белән тәмамланды.

Мондый дәресләр балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә, сәламәт яшәү рәвеше һәм юлда үз-үзеңне тоту культурасы нигезләрен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International