Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 25 февральдән ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карап йөри. Бу чара «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Чараларның төп бурычы – яшьләре яки сәламәтлекләре аркасында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне вакытында ачыклау.
«Шатлык» үзәге белгечләре пенсионерларның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын бәялиләр, гражданнарны социаль ярдәмгә мохтаҗ дип тану тәртибен, өйдә һәм стационарда хезмәт күрсәтү шартларын аңлаталар.
Аралашуга аерым игътибар бирелә: хезмәткәрләр, өлкәннәрдә борчу тудырмас өчен, визитның максатларын җентекләп аңлаталар.
Өстәмә рәвештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә.