11 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Толерантлык. Чиксез дөнья: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез» чарасы узды. Дәрестә биш кеше катнашты.
Чараның максаты: катнашучыларда башка карашлы, башка яшәү рәвеше булган кешеләрне аңлау һәм кабул итү сәләтен үстерү, төрле социаль төркемнәр вәкилләре белән диалогка һәм хезмәттәшлеккә әзерлек формалаштыру.
Социаль хезмәтләр алучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләренең тормыш тарихлары белән уртаклаштылар. Шулай ук психолог җитәкчелегендә «Син толерантлык күрсәтәсеңме?» дигән тест уздылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга тематик белешмәләр тапшырдылар.
Чара коллективта үзара ярдәмләшү атмосферасын формалаштыруга ярдәм итте.