Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Рәисенең «2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2026 елның 17 гыйнварындагы 17 номерлы Указы нигезендә 20 март – Ураза бәйрәмен үткәрү башлану – бәйрәм ял көне булып санала.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 20 март ял көне булып санала, 19 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.