5 март көнне Лениногорск районының «Исток‑Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөньяга адым» программасы кысаларында «Этикет дәресләре» темасына дәрес үткәрелде. Программа менталь үзенчәлекләре һәм аутистик спектры бозылулары булган 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләрдә адаптация күнекмәләрен һәм социальләшүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Очрашуның максаты яшүсмерләрдә этикет күнекмәләрен формалаштыру, төрле социаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү иде.
Әңгәмә барышында белгеч Ләйсән Хәйруллина катнашучыларга этикет тарихы, аның хәзерге кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Сәламләү һәм танышу кагыйдәләренә, өстәл янында һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту нормаларына аерым игътибар бирелде. Яшүсмерләр төрле тормыш хәлләре турында фикер алышуга актив кушылдылар, үтенеч белән дөрес мөрәҗәгать итәргә һәм рәхмәт белдерергә өйрәнделәр.