5 мартта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең инвалид балалар белән эшләү секторы белгечләре менталь инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен махсус чара оештырды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан балаларның ата-аналары «Әни өчен чәчәк» дип аталган мавыктыргыч спектакльдә булдылар. Бу спектакльне көндезге тору төркеме балалары үзләре иҗат итте. Әзерлек барышында катнашучылар үзләренең иҗади һәм театраль сәләтләрен үстерделәр.
Очрашу чарада катнашучыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.