Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Чарада катнашучыларның берсе Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының шәфкать туташы Зөлфия Агләмова булды. Ул «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче дип танылды.
Алексей Песошин катнашучыларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, ел саен үткәрелә торган конкурс – җәмгыять тормышында хатын-кызларның күпкырлы ролен тану, дип билгеләп үтте.