Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр һәм укыту тренировкалары уза.
Чараларның максаты-хезмәткәрләрнең һәм яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен эвакуацияләгәндә персоналның гамәлләрен кабатлау һәм янгын чыкканда грамоталы гамәлләргә өйрәтү.
Чираттагы дәрес ике өлештән торды – теоретик һәм практик. Дәреснең беренче өлешендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәтне саклау буенча белгеч Игорь Кавиев янгынның куркыныч факторлары, эвакуацияләгәндә хезмәткәрләрнең бурычларын бүлү, эвакуацияләнүчеләрне урнаштырганда урыннарны билгеләү, беренчел янгын сүндерү чараларын һәм индивидуаль саклану чараларын куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Практик өлешендә эвакуация вакытында гамәлләрне эшкәрттеләр.
Ахырда янгын вакытында хезмәткәрләрнең гамәлләрен анализладылар, эвакуация юлларын һәм эвакуацияләнүче гражданнарны урнаштыру урыннарын ачыкладылар.