Лениногорск районында социаль тармак белгечләре тематик чаралар үткәрделәр

2026 елның 6 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре берничә чара үткәрделәр.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре «Әни өчен яәчәкләр» дигән котлау акциясе оештырдылар һәм волонтерлар белән бергә өйдә социаль хезмәт алучы хатын-кызларны котладылар. Социаль хезмәтләр алучыларга бүләкләр тапшырылды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина балигъ булмаганнар өчен «Әниләр өчен открытка» дигән мастер-класс оештырды. Балаларга бәйрәмнең тарихы һәм төрле илләрдә әниләрне һәм әбиләрне котлау традицияләре турында сөйләделәр.

Бәйрәмгә шулай ук «Волонтер» үзәге әгъзалары да кушылды. Алар үз куллары белән открыткалар ясау буенча традицион мастер-класс үткәрделәр. Шәһәр урамнарындагы хатын-кызларга открыткалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International