Питрәч районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында визажист Альбина Каменецкая кызлар өчен макияж ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Альбина Каменецкая – дизайнер-модельер, дүрт матурлык титулы иясе. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ул приютта тәрбияләнүчеләрне визажист һөнәре белән таныштырды, кызыклы дәрес үткәрде. Кызлар кунакны игътибар белән тыңладылар һәм макияж ярдәмендә үз яхшы сыйфатларын ничек ассызыкларга икәнен белделәр.