Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә остазлык үсеш алган. Яшь белгечләр еш кына төрле проблемалар белән очраша: яңа коллективка яраклашу, төрле документлар алып бару, планнар язу. Проблеманы хәл итү өчен тәҗрибәлерәк хезмәткәрләр хезмәттәшләренә ярдәмгә килә.
26 гыйнвардан үзәктә психолог вазифасында Эльза Муллакаева эшли башлады. Аңа остаз Мәдинә Хаҗарова беркетелгән, ул хезмәттәшенә методик сәгатьләрдә, мастер-классларда, семинарларда, социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәләрдә катнашырга ярдәм итә.
Яшь хезмәткәрне коллективка, социаль хезмәт алучыларга җайлаштыру тернәкләндерү үзәгенең максатлары һәм бурычлары нигезендә алып барыла.