«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининг узу өчен медицина учреждениеләренә илтәләр.

Ел башыннан чаралар белән 225 кеше колачланган. 2026 елга план – 980 өлкән яшьтәге кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International