Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс узды.
Мастер-класс барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Тәрбияче Халыкара хатын-кызлар көнен башка илләрдә ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде.
Әзер открыткаларны балалар үзләренең якыннарына бүләк итәчәкләр.