Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең иминлегебез» дигән темага дәрес үткәрелде.
Төп максат – көндәлек тормышта, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча белемнәрне пропагандалау, шәхси саклану чараларын практикада куллану күнекмәләрен формалаштыру, хезмәткәрләрне яклау ысулларына һәм беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтү.
Катнашучылар гражданнар оборонасының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, тыныч һәм сугыш чорындагы гадәттән тыш хәлләрдән саклануны тәэмин итү буенча төп бурычлар турында белделәр. Соңыннан катнашучылар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат булган буклет алдылар.