«Изгелек» үзәгендә хәрби-патриотик чара узды

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

2 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган «Көчле рухлылар» хәрби-патриотик чарасы оештырылды.

Чара станцияләр буйлап сәяхәт формасында узды. Ике командага бүленеп, катнашучылар эстафета биремнәрен үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр. Командалар үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International