Тукай районында юбилярны котладылар

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Бүген, 2 март көнне, Тукай муниципаль районының Иске Абдул авылы социаль хезмәткәре Айгөл Сәетова «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләре белән бергә социаль хезмәтләр алучы Илдус Талиповны 75 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм җан тынычлыгы теләделәр.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре яшьләр белән актив хезмәттәшлек итә. Яшь волонтерлар йорт яны территориясен кардан чистартуда кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, өлкәннәрне бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән котлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International