Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә иртә йөклелекне профилактикалау буенча проект кысаларында чираттагы дәрес узды. Чараны социаль хезмәтләр буенча белгеч Мария Исаева үткәрде.
Яшүсмерләр «иртә йөклелек» төшенчәсенең нәрсә аңлатканын белгәннәр. Белгеч балаларга моның яшьләрнең сәламәтлегенә, белеменә һәм киләчәгенә кагыла торган мөһим тема булуын аңлатырга тырышты. Сәламәтлек өчен куркынычлар, психологик аспектлар һәм мәсьәләнең социаль нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук балаларга буклетлар өләштеләр.