Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында пластилинопластика буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Татьяна Стригачева җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар төрле җәнлекләр ясады. Моның өчен алар төсле кәгазь һәм пластилин кулландылар.
Һәркемнең матур кул эшләре килеп чыкты, алар фойеда даими эшләүче иҗади күргәзмәне бизәде.
«Пластилин белән эшләү кулларның вак моторикасын, игътибарны, хәтерне яхшырта. Катнашучылар иҗат процессыннан бик канәгать, шуңа күрә без мондый мастер-классларны даими оештырабыз», – ди Татьяна Стригачева.