Бүген Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсенең актлар залында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җырлы як – Татарстан» төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән конкурста 20 кеше катнашты. Алар барысы да бүләкләр алды. Менталь тайпылышлы кешеләр өчен мондый җиңүләр – диагноз чикләреннән чыгу. Бу үзеңне таныту, туган як мәдәнияте белән элемтәне тою мөмкинлеге.