Шушы көннәрдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты волонтерлары «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен дәрес уздырдылар.
Дәреснең максаты сенсор сизгерлекне арттыру, фикерләүне үстерү, тырышлыкны күнектерү, стрессны киметү иде. Социаль хезмәтләр алучылар дәрестән бик канәгать калдылар.