Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр иҗат дәресендә катнаштылар

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында аш-су буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар ак тәлинкәләрдә төрле төстәге продуктлардан картиналар ясадылар. Икмәк, казылык, сыр, кыяр, кишер, яшелчәләр кулландылар. Барлык ингредиентларны иганәчеләр биргән иде.

Социаль хезмәтләр алучылар фигуралы итеп продуктларны кисте һәм билгеле бер рәвештә аларны тезде. Нәтиҗәдә һәркемнең матур композицияләре килеп чыкты.

Традиция буенча мастер-класс тәмле кул эшләре дегустациясе белән тәмамланды.

Наталья Котова сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләр ашарга пешерү нигезләрен үзләштерә, фантазияләрен үстерә, кулларының вак моторикасын яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International