«Изгелек» үзәгендә шашка һәм дартс буенча турнир узды

2026 елның 27 феврале, җомга

27 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Ярышларда Татарстанның барлык почмакларыннан үзәккә тернәкләнү өчен килгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 75 кеше катнашты.

«Автократ» ҖЧҖ директоры Илнур Исмәгыйлев һәм барлык коллектив исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International