«Киләчәккә билет» программасы кысаларында Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортының эксперименталь төркеме компьютер өйрәнүне дәвам итә.
Чираттагы дәресне интеллектуаль өлештән башладылар, ул разминка-уен һәм «Дөрес төзе» уенын үз эченә алды. Практик өлешнең беренче этабында Microsoft PowerPoint программасы интерфейсы белән таныштылар һәм презентацияләр ясарга өйрәнделәр. Икенче этап рәсем ясау инструментлары белән танышуга багышланган иде.