16 февральдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тематик чара узды.
Рәмзия Айзатуллина шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге, әдәбиятчы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак үсүе белән таныштырды. Шагыйрь тормышының сугыш чорына һәм «Моабит дәфтәрләре» дип аталган легендар шигырьләр циклына аерым игътибар бирелде. Шагыйрьнең иң танылган әсәрләре укылды.