«Шәфкать үзәгендә» спорт бәйрәмен уздырдылар

2026 елның 20 феврале, җомга

Патриотик тәрбия бирү һәм «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Кышкы күңел ачулар» спорт бәйрәме үткәрделәр.

Саф һавада мавыктыргыч спорт эстафетасы оештырылды. Балалар җитезлек, тизлек һәм көч кебек кыйммәтле сыйфатларны үстерүгә ярдәм иткән чарада актив катнаштылар. Яхшы һава торышы бәйрәмдә катнашучыларга уңай хис-кичерешләр өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International