Ватанны саклаучылар көне алдыннан Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында бәйрәм чарасы узды.
Учреждение коллективы чарага җаваплы әзерләнде: музыка җитәкчесе кызыклы сценарий, музыкаль номерлар әзерләде, педагоглар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында әңгәмәләр һәм презентацияләр үткәрде, төркемнәр һәм актлар залын бизәде. Хезмәт буенча инструктор үз дәресләрендә кызлар белән бергәләп кулдан эшләнгән сабын әзерләделәр.
Ике командага бүленеп, малайлар бик күп күңелле һәм дәртле сынаулар үттеләр.