«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр район прокуроры белән очрашты

2026 елның 20 феврале, җомга

20 февральдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү кысаларында район прокуроры Алсу Сәлахетдинова белән очраштылар. Чара шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән иде.

Алсу Сәлахетдинова балаларга прокуратураның хәзерге җәмгыятьтәге роле, эшчәнлек үзенчәлекләре, прокуратура органнарының максатлары һәм бурычлары, прокурор вәкаләтләре турында сөйләде. Балалар сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.

Азакта зур булмаган сораштыру уздырдылар. Күп кенә сорауларга балалар дөрес җаваплар бирделәр һәм призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International