Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгытуга һәм тормыш тонусын күтәрүгә юнәлдерелгән спорт чарасы узды.
Белгечләр күңелле уеннар формасында бай программа әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр уеннарда катнаштылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм зарядка ясадылар. Чара күңелле һәм кызыклы узды, катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте.