Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр музыкаль-әдәби спектакль карадылар

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

«Бөек ул еллар алдында баш иябез» музыкаль-әдәби спектаклен Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр карады.

Социаль хезмәт алучылар Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александровның фашизмның коточкыч асылы турында сөйләгәнен зур теләктәшлек белән тыңладылар. Залда җыелган барлык кешеләр кебек үк, алар да совет халкын максатчан юк итү турындагы документаль фильмны тетрәнеп карадылар.

Үзешчән сәнгать коллективлары күрсәткән музыкаль-әдәби спектакль дә тамашачыларга эмоциональ тәэсир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International