Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

26 февральдә Татарстан Республикасында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый. Проект Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Кайнар линия телефоны аша хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу, хәрби хезмәткә чакыру тәртибен бозу, социаль һәм хокукый ярдәм алу, түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар, медицина белән тәэмин итү һәм тернәкләнү мәсьәләләре турында хәбәр итәргә була.

Кайнар линия телефоннары:

шалтыратулар өчен – (843) 236-00-71;

Мах мессенджерында хәбәрләр өчен – +7 960 049-68-14.

Консультация вакыты: 10:00–14:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International