2026 елның 1 мартына кадәр ташламалы категорияләргә караган Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр (күпбалалы гаиләләр, студентлар, инвалидлар һәм пенсионерлар) Max мессенджерында цифрлы ID күрсәтелгәндә бушлай яки ташлама белән мәдәният учреждениеләренә бара алачак.
Чаралар исемлеге белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин: https://www.culture.ru/afisha/russia/tags-kulturapomaximumu.
Иң күп санда мәдәният учреждениеләрендә булган ташламалы категориядәге гражданнар призлар алачак.